«Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ - ул Татарстан Республикасының икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Предприятиедә югары сыйфатлы икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренең киң ассортименты җитештерелә. Тәҗрибәле эшчеләр көн саен кырыктан артык атамада икмәк-күмәч һәм утыздан артык атамада кондитер әйберләре җитештерү өстендә эшлиләр.
«Бөтендөнья сыйфат көненә» багышланган чаралар кысаларында Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзор вәкиле белән берлектә, шәһәрнең фирма кибетләренең берсендә яңа продукцияне дегустацияләүгә бардылар. Дегустация вакытында кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алдылар, шулай ук тәкъдим ителгән үрнәкләрне татып карау мөмкинлеге дә бар иде. Барлык продукция дә мәҗбүри сертификация уза, стандартка туры килү өчен көн саен тикшерелә.
Татып карау - җирле продуктларны күрсәтү һәм базарга чыгару өчен иң яхшы мөмкинлек булды.