Бөтендөнья сыйфат көне 1989 – нчы елда оештырылган, ул ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә, быел 10 ноябрь көненә туры килде.
Гадәттәгечә Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез күтәрү мөһимлеген ассызыклаган профилактик чаралар оештырды.
Сыйфат атналыгы кысаларында белгечләр товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә багышланган лекцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздырдылар. Бөтендөнья сыйфат атналыгы ахырында Яр Чаллы шәһәренең «Кама аръягы» күпләп-ваклап сату базасына килүчеләр әлеге бәйрәмгә багышланган лекцияләр тыңлау һәм консультация алу мөмкинлегенә ия булдылар. Моннан тыш, кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.