Гражданнарга аларның хокуклары аңлатылды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы КФҮ филиалындагы консультация пунктында кулланучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып кабул итү үткәрде.

Гражданнарга аларның һәр конкрет ситуациядә хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Кабул итү барышында товар җитешсезлеге булган очракта кулланучылар хокуклары, сыйфатлы товар алмашу, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) сроклары бозылган очракта гамәлләр тәртибе һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә территориаль орган реквизитлары белән актуаль мәсьәләләр буенча белешмәлекәр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International