Әтнә районы Түбән Мәхәскә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырылды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Түбән Мәхәскә авылында яшәүчеләр белән очрашты.

Әлеге чараның максаты - халыкның хокукый белемен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү. Гражданнарны бигрәк тә көнкүреш техникасы, кием-салым, азык-төлек товарлары сатып алуга, элемтә чараларын һәм башка хезмәтләрне ремонтлауга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

Халыкның куллану белемен киңәйтү өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International