Әлмәттә массаж салонында законсыз рәвештә алкоголь сату очрагы ачыкланды

2022 елның 18 ноябре, җомга

Тикшерүләр барышында аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклады.

Бина хуҗасы алкогольле продукцияне гадәти кибеттән сатып алуы, аннары клиентларга алкогольле продукцияне товар-озату документларынннан башка һәм ваклап сатуга лицензиясе булмаган килеш мөстәкыйль саткан. Хәзерге вакытта документарны тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча материал карар кабул итү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция белән уртак эш алып бара, хокук саклаучылардан административ хокук бозулар турында материаллар килә.

- 10 марттан Россия Федерациясенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карары нигезендә, теләсә нинди контроль чаралары Прокуратура органнары белән килештереп яисә гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы янаган очракта гына үткәрелә ала, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге башлыгы Руслан Унайбеков.

Территориаль органның төп бурычлары - профилактик чаралар үткәрү һәм мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International