РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Степной ветер» этикеткасы ябыштырылган 0,5 литрлы шешәдә законсыз сыеклык сату фактын ачыклаган. Моннан тыш, Зәй районы гражданкасы үз теләге белән 1,0 литр күләмендәге сары төстәге спиртлы сыеклык тапшырган.
Полиция алкогольне законсыз сатуны документлаштырды. Күрсәтелгән продукция Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан урынны карау турында беркетмәсендә күрсәтелгән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына законсыз әйләнештә булган алкогольле (спиртлы) продукцияне алу беркетмәсен һәм (яисә) административ эш буенча дәлилләр күрсәтүче документларны рәсмиләштереп тапшырылган. Зәй районында яшәүче ханымга РФ КоАПның «Физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату» 14.17.1 статьяның 1 өлеше буенча административ хокук бозу беркетмәсе төзелде. Алынган алкоголь үрнәкләре ГОСТка туры килүне һәм кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруна ачыклау өчен тикшерүгә юнәлтелгән. Әгәр экспертиза сыеклыкның ГОСТ таләпләренә туры килмәвен ачыкласа, гражданкага суд карары кабул итәчәк штраф түләргә туры киләчәк.