Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте»нең Әлмәт төбәк бүлекчәсе инвалидлары өчен чаралар оештыруны дәвам итәләр. Әйтик, 18 ноябрьдә пенсионерлар «Әлмәт картиналар галереясында» булды, анда Сергей Андриякиның акварель мәктәбе күргәзмәсе һәм «Татнефть» ГАҖ оештыра торган Россия Халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе уза. Кунакларга галерея директоры Роза Минабетдинова сурдопереводчик ярдәмендә ике сәгатькә якын экспозицияләр күрсәтте.