2022 елның февраленнән октябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең профессиональ үсеше буенча программасын гамәлгә ашыру кысаларында, һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыру максатында хезмәткә әзерлек буенча дәресләр үткәрелде.
Хезмәткә әзерлек барышында, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, Чистай территориаль органы хезмәткәрләре актуаль 9 теманы, шул исәптән коррупциягә каршы законнарны, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вазыйфаи затларының административ-юрисдикция эшчәнлеге үзенчәлекләрен өйрәнделәр, җирле үзидарә органнары вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.
Агымдагы ел цифрлаштыру елы булганлыктан, уку барышында күпфункцияле үзәкләрдә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү процессын цифрлаштыру һәм банк өлкәсендә цифрлы трансформация, икътисадны һәм дәүләт секторын цифрлаштыру мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, территориаль орган хезмәткәрләре «Мәгълүмати куркынычсызлык» дип аталган дәүләт хезмәткәрләре өчен онлайн курсны уңышлы уздылар.
Тематик план нигезендә «Тематик дәресләр барышында алынган белемнәрне исәпкә алып, территориаль орган эшчәнлеген камилләштерү» темасына йомгаклау дәресе үткәрелде. Zoom платформасында ведомство буйсынуындагы районнарда урнашкан белгечләр һәм республика Дәүләт алкоголь инспекциясе Аппараты вәкиле катнашты.
Хезмәткә әзерлеккә йомгак ясалганнан соң, дәресләрне киләсе елда дәвам итү турында карар кабул ителде, чөнки алар территориаль орган хезмәткәрләренең һөнәри үсешенә, шулай ук яңа белемнәр һәм күнекмәләр алуга ярдәм итәләр.