2022 елның 3-12 декабрендә Россия юристлары Ассоциациясе VI Бөтенроссия хокукый диктанты үткәрәчәк. Катнашучылар юрдиктант.РФ рәсми порталында рус һәм берничә чит телләрдә диктант яза алачаклар.
Диктант партнерлары булып гадәттәгечә Россиянең эре иҗтимагый оешмалары, илнең югары уку йортлары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм илебез бизнесы вәкилләре тора.
2021 елда Диктантта бөтен дөньядан 900 дән артык кеше катнашкан. Диктант тематикасы актуаль хокукый мәсьәләләргә һәм Россия хокукының нигезләренә кагыла. Диктант катлаулылыгының ике дәрәҗәсе каралган: «база» һәм «профессиональ». Быел платформага танылган юристлардан, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән видеосораулар өстәләчәк.
Диктант 14 яшьтән өлкән булган гражданнарга исәпләнгән. Мәсьәләләрнең төп темасы: Россия Федерациясе Конституциясе, хезмәт, гражданлык, гаилә хокуклары, ватандашлар хокуклары. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Диктант 40 сораудан тора, җаваплар өчен 60 минут вакыт бирелә. Тест тәмамлангач, һәр катнашучы шәхси нәтиҗә белән диктант язу турында сертификат ала.
Исегезгә төшерәбез, беренче диктант 2017 елда үтте һәм 55 меңнән артык катнашучыны җәлеп иткән иде.