Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты бинасында «2022 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының алкоголь базарының торышы» дигән темага ачык чара уздырылды.
Чарада Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, «Татспиртпром» АҖ вәкилләре, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина 2022 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Алабуга районы территориясендә контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, алкогольле продукцияне сату өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр, алкоголь базарында ачыклана торган типик хокук бозулар турында сөйләде. Аларны булдырмау өчен тәкъдимнәр бирелде. Административ штрафларны вакытында түләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, алкогольле продукцияне ваклап сатуга һәм алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияне алуга, озайтуга һәм яңадан рәсмиләштерүгә гаризаларны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә бирергә тәкъдим ителде.
Гавами чарада катнашучыларның барысы да шәхсән үз сорауларын бирергә, шулай ук «Татспиртпром» АҖ алкоголь продукциясенең яңалыклары белән танышырга мөмкинлек алдылар.