Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Зәй районы авылларының берсендә 0,5 л күләмле пыяла тарада спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Эш материалын төзегәндә «сатучы» үз теләге белән тагын өч литр күләмендә төссез спиртлы сыекча булган ун литр сыйдырышлы шешә тапшырды. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Бу факт буенча тикшерү бара.
Физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен ваклап саткан өчен, РФ КоАП 14.17.1 статья нигезендә «Физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз рәвештә ваклап сату» алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Штраф билгеләү турында карар шәһәр суды тарафыннан кабул ителәчәк.