Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе катнашында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2022 елның 2 декабре, җомга

2022 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Казан шәһәре территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы уздырылды.

Киңәшмәдә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Казан шәһәре администрация башлыклары урынбасарлары, шулай ук алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты. Көн тәртибендәге төп проблема сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату базарының торышы иде.

Бүгенге көндә Казан шәһәренең сәүдә объектларында әлеге продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителгән, әмма тапшырыла торган хисапларны анализлап, вакыт-вакыт теге яки бу хокук бозулар ачыклана. Мәсәлән, отчетларны вакытында бирмәү, дөрес булмаган мәгълүматлар бирү һ. б.

Эш барышында комиссия әгъзалары башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International