Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлаттылар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты карамагындагы гражданнар белән очрашу уздырды.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокуклары, әлеге хокукларны нинди законнар яклавы һәм аларны бозган очракта нинди инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Әңгәмә барышында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнардан азык-төлек сыйфаты, азык-төлек продуктларына, дару препаратларына һәм беренче кирәкле товарларга бәяләр арту белән бәйле сораулар килде.

Очрашу дустанә шартларда узды. Мөстәкыйль өйрәнү өчен катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр буенча буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International