Балтач муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Наз» үзәгендә очрашу узды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда инвалидлар көнен — инвалидларны җәмгыять тормышына интеграцияләүгә юнәлдерелгән халыкара чаралар билгеләп үтәләр. Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районында «Наз» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2463 номерлы карары турында мәгълүмат җиткерелде. Очрашуда катнашучылар үз сорауларына тулы җаваплар алдылар һәм мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International