02 декабрьдә Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында ярышлар һәм конкурслар үткәрелде.
Шулай ук инвалидлар өчен пенсия фонды, мәшгульлек үзәге, социаль яклау үзәге, «Ветеран» үзәге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кизү торган консультация өстәлләре эшләде.
Әлмәт районында хәзерге вакытта 11 меңгә якын инвалид яши, шуларның 1149ы балачактан инвалид, 783 инвалид балага аерым ярдәм һәм игътибар кирәк. Әлмәттә үзенчәлекләре булган кешеләр бай, кызыклы тормыш белән яшиләр, үзләрен җәмгыятькә кирәк дип саныйлар.
- Сез безне көчле булырга өйрәтәсез. Сезнең көчегез, сабырлыгыгыз һәм ныклы булуыгыз - безнең өчен үрнәк. Бу сыйфатлар кечкенәдән олыларга кадәр дә мөһим, - дип билгеләп үтте ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин.
«Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, һәм ул, һичшиксез, сезгә кире кайтачак» - шундый девиз астында чараның тантаналы өлеше бәйрәм концерты белән алмашынды.
Кизү тору вакытында биш кешегә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирелде, бер мөрәҗәгать кабул ителде.