Менделеевск муниципаль районында эшлекле дүшәмбе

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

2022 елның 5 декабрендә эшлекле дүшәмбедә Менделеевскида Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина «2022 елның 10 аенда Менделеевск муниципаль районында эшчәнлек нәтиҗәләре турында» доклад белән чыгыш ясады.

Менделеевск муниципаль районы буенча алкогольле продукцияне сату, алкогольле продукцияне сатучы сәүдә объектлары саны, контроль-инспекция бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре, районда үткәрелә торган мониторинглар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге чаралар, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау буенча 2022 елгы республика Олимпиадасында җиңүчеләр турында мәгълүмат яңгырады.

Район башлыгы Радмир Беляев гомуми төп бурыч – районда легаль булмаган алкоголь продукциясен сатуга юл куймау, дип билгеләп үтте.

- Безнең бурыч - легаль алкоголь продукциясен сатучы сәүдә объектларын саклап калу. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эше куелган максатлар һәм бурычлар нигезендә дәвам итәчәк, - дип чыгышын тәмамлады Гөлшат Вафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International