1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Казан шәһәре, Имәнлек урамы, 35 йорт адресы буенча урнашкан Ветераннар йортында яшәүчеләр белән очрашты.
Әңгәмә барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турында Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2463 номерлы карары турында мәгълүмат җиткерелде.
Алга таба чара сорау-җавап формасында дәвам итте.
Чарада катнашучыларны түбәндәге сораулар кызыксындырды: сатып алынган сыйфатлы һәм сыйфатсыз товар алмашу турындагы таләп нинди срокларда канәгатьләндерелергә мөмкин; күләме, фасоны, төсе буенча туры килмәгән товар өчен акчаны кире кайтару тәртибе; өске һәм эчке киемнәрне алмашу мөмкинлеге; кулланышта булган товар һ. б.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да гамәлдәге законнар нигезендә консультация бирелде. Актуаль мәсьәләләр буенча басма продукция таратылды.