Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре территориаль орган карамагындагы Биектау муниципаль районында «Кулланучы, үз хокукларыңны бел» дигән акция үткәрде.
Бу акция Татарстан Республикасында уза торган инвалидлар декадасына багышлана, ул сатучыларны, үтәүчеләрне барлык кулланучылар категорияләренең хокукларын саклауга стимуллаштыруга, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләмәләрендә билгеләнгән гарантияләр белән беррәттән аларның хокукларын яклауның өстәмә гарантияләрен бирүгә юнәлдерелгән.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, ваклап сату-сату шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы товар сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да гамәлдәге законнар нигезендә консультация бирелде. Актуаль мәсьәләләр буенча басма продукция таратылды.