Халыкара инвалидлар көне кысаларында, 2022 елның 6 декабрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Цепья авылында гражданнарны кабул иттеләр.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча инвалидлар белән әңгәмә уздырылды.
Очрашу актив әңгәмә рәвешендә узды, аның барышында товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә барлыкка килә торган конкрет ситуацияләрдә кулланучыларның хокуклары аңлатылды, гражданнарга теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү буенча киңәшләр бирелде. Сатып алуларны аеруча Яңа ел алды бәйрәмнәрендә уйлап башкарырга, шулай ук алдакчыларның хәйләләренә эләкмәс өчен уяу булырга киңәш ителде.
Актлар залында катнашучыларга «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасының чираттагы номерлары, төрле өлкәләр буенча кулланучылар өчен буклетлар тәкъдим ителде.
Инвалидлар көненә багышланган чараларны һичшиксез үткәрергә кирәк, чөнки һәр көн аларның һәркайсы җәмгыятьнең алар турында хәтерләгәнен тоярга тиеш.