Биектау муниципаль районында социаль яклауга мохтаҗ гражданнар категориясе белән очрашу узды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

2022 елның 06 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районы Коркачык авыл җирлегендә сәламәтлекләре чикләнгән гражданнар категориясе белән очрашу уздырды. Әлеге очрашу Татарстан Республикасында уза торган Инвалидлар декадасына багышланган иде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокуклары, аларның хокукларын нинди законнар яклаулары турында сөйләделәр.

Катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты (гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы чыккач та товарларны кире кайтару сроклары турында), икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар турында үз сорауларына җаваплар алдылар.

Авылларда күчмә очрашуларга һәрчак ихтыяҗ бар – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Әлеге чараны уздыру вакытында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International