Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр социаль һәм матди чикләүләр белән кыенлыклар кичерәләр, алар җәмгыять тормышында тулы канлы яшәү рәвеше алудан мәхрүм ителәләр һәм яшәешнең төп өлкәләренә бертигез киң кермиләр.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда булдылар. Пансионатта Яр Чаллы шәһәре, Тукай районы һәм Татарстан Республикасының башка районнары халкы ял итә.
Белгечләр «сорау - җавап» форматында очрашу үткәрделәр, иркен, дустанә атмосфера, тыңлаучыларның дусларча сөйләшүләренә ия булдылар, белгечләргә бик күп сораулар бирделәр. Инвалидлар, өлкән буын кешеләре үзләрен ышанычлы хис иттеләр, уңай һәм әңгәмәгә игътибарлы булдылар,. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мондый очрашулар бик мөһим чөнки тере аралашу – җан өчен дәва.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре һәрчак үз игътибарларын һәм кайгыртучанлыкларын күрсәтергә, сүз белән генә түгел, эш белән дә файдалы булырга тырышалар.
Белгечләр чарада катнашучыларның барысына да «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасының соңгы санын, мәгълүмати белешмәлекләр, төрле темага буклетлар тапшырдылар:
- «Дәгъваны ничек дөрес итеп язарга»,
- «Товар сыйфатсыз булган очракта, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү вакыты»,
- «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге».
Белешмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән, билгеле бер тема буенча тар юнәлештәге бу материал кызыксындырган мәсьәлә буенча тиз җавап алырга мөмкинлек бирә.
Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ җитәкчелеге белгечләргә әлеге чараны уздырган өчен рәхмәт белдерде.