07.12.2022 көнне Кукмара районының Туембаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч эксперты Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр иттеләр.
Эш вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр кузгатылды, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары. Гражданнарны кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы таратылды.