Чара Халыкара инвалидлар көне кысаларында үткәрелде

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай ТОУ белгече белән берлектә, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Чара башында катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Бөтендөнья мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Гадәттә бу көнне җәмәгатьчелек игътибарын инвалидларның проблемаларына, аларның абруен, хокукларын һәм иминлеген яклауга җәлеп итү гадәткә кергән. Инвалидларны җәмгыять тормышына җәлеп итү кеше хокукларын тәэмин итүнең, җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә ирешүнең мөһим шарты булып тора. Инвалидлар хокукларын яклау гаделлек кенә түгел, ә гомуми киләчәккә инвестиция дә.

Чара ахырында җәмгыять әгъзаларына товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучыларның хокуклары, кулланучы тарафыннан товар җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, сыйфатсыз товарны алыштыру тәртибе һәм сыйфатсыз товар сатып алган очракта кулланучы белән исәп-хисап ясау алымнары аңлатылды.

Чара барышында башка мәсьәләләр дә каралды, шул исәптән финанс хезмәтләрен алганда кулланучылар хокуклары да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International