Алкогольле һәм спиртлы продукциянеңелаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы турында

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында ВКС режимында 2022 елның 9 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянеңегаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Аксубай, Зәй, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Чирмешән районнарында комиссия әгъзалары, «Татспиртпром» АҖ, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый Кремль» сыра кайнату заводы АҖ, «Аб ИнБев-Эфес» АҖ, «Болгар сырасы» ААҖ һәм башкалар катнашында узды. Бу комиссия утырышының яңа форматындагы проекты, ул территориаль органга буйсынган районнарның үз күрсәткечләрен чагыштыру, тәҗрибә уртаклашу, районнарда башкаларның уңай моментларын гамәлгә кертү һәм тискәре моментларны юкка чыгару мөмкинлеге булсын өчен елга бер тапкыр үткәреләчәк.

Докладчылар үз чыгышларында түбәндәге мәсьәләләргә тукталдылар: алкогольле продукцияне, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгәнгән, сату; авылларда кибетләр ачу буенча адреслы программага кертү буенча уздырыла торган эш; республикада җитештерелгән сыра продукциясен сату күләмнәрен арттыру буенча башкарыла торган эш; ялган аракы сатуны киметү буенча күрелә торган чаралар, районнарда спиртлы эчемлекләр белән агулану сәбәпләре.

Һәр муниципаль берәмлек буенча нинди эшләр башкарылуы һәм куелган бурычларга ирешү өчен тагын нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International