Арча районы Шушмабаш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу булды

2022 елның 9 декабре, җомга

2022 елның 08 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районы Носы Шушмабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Чара кысаларында территориаль орган компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Кабул итү барышында авыл халкыннан ерактан торып сәүдә итү, сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары, аяк киеме, кәрәзле телефон сыйфаты, товарның сыйфаты һәм тулаем заказга туры килмәве һ. б. сораулар килде.

Барлык сораулар буенча гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле җаваплар бирелде. Шулай ук чарада катнашучыларга товарлар сатып алганда уяу булырга - яраклылык срокларына һәм сатып алына торган продукцияне саклау шартларына игътибар итәргә киңәш ителде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм шәхси эшмәкәрләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормаларны һәм кагыйдәләрне аңлатып семинар үткәрелде.

Чарада катнашучыларның барысына да мәгълүмати белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасының чираттагы номеры тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International