2022 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр кузгатылды, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары. Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы товар сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.