Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш Комиссиясе утырышы узды

2022 елның 9 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы комиссия утырышы булды. Комиссия рәисенең кереш сүзеннән соң, әгъзалар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең коррупциягә каршы тору эшчәнлеген яктырту буенча 2022 елда ММЧ эше нәтиҗәләре турында доклад тыңладылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алу һәм китерү, эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) вакытында коррупциячел факторлар һәм аларны булдырмау чаралары турында дәүләт сатып алулары бүлеге башлыгы Наталья Ларионова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында административ хокук бозулар турындагы эшләрне туктатуның нигезлелеген тикшереп тору нәтиҗәләре һәм коррупция куркынычын киметү буенча бурычлар турында чыгыш ясады.

Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә коррупциягә каршы көрәш һәм мәнфәгатьләр конфликты өлкәсендәге ел йомгакларына күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International