Саба муниципаль районының Иске Мичән авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителә.
Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау. Авыл халкы сыйфатлы булмаган товарларга кагылышлы күпсанлы сораулар бирде.
Ахырда чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә брошюралар һәм «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы тапшырылды.