Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Фәнис Яруллин исемендәге Кызыл Яр урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Мәктәпкә баруның максаты – бу мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мөнир Хисамовка Кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшыру. Шунда ук укучылар өчен финанс белеме дәресе үткәрелде.
Сыйныфтан тыш дәреснең максаты - укучыларда стандарт булмаган дәрес формалары хисабына финанс белемнәре белән кызыксыну уяту, финанс грамоталылыгы - финанс иминлегенең нигезе булуына инану формалаштыру, дөрес финанс тәртибе урнаштыруга нигез салу, финанс база төшенчәләрен ныгыту һәм куркынычлар турында кисәтү.
Диалог барышында балалар финанс яктан белемле кешене нәрсә аера, ни өчен финанс белеме кирәк? дигән сорауларга җаваплар алдылар.
Финанс грамоталылыгы – финанс системасының продуктларын, хезмәтләрен һәм «законнарын» куллану осталыгы.
Финанс яктан белемле кеше: ул керемнәр һәм чыгымнар хисабын алып бара, иминлеген планлаштыра, финанс инструментларын аңлый, актуаль мәгълүмат һәм яңа белем ала.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кирәкле һәм мөһим мәгълүмат җиткерелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.