Халыкны чираттагы күчмә кабул итү булды

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Әтнә районының Югары Сәрдә авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров халыкны кабул итте.

Авыл халкы алда тиешле белдерүләр аша алдан хәбәр ителгән иде һәм билгеләнгән вакытта алар үзләрен кызыксындырган сораулар белән белгечләргә мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында сыйфатлы товарны кире кайтару турында сораулар бирелде; товарны кире кайтарганда касса чегы булмаса, нәрсә эшләргә, таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартсалар нинди чаралар күрергә һ. б. Җентекләп аңлатылды.

Барлык сорауларга гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар бирелде.

Торак пунктта яшәүчеләр рәхмәтләрен белдерделәр һәм мондый очрашулар уздыру кирәклеге турында әйттеләр. Чарада катнашучыларга кулланучылар белемнәрен баету өчен тарату материалы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International