Ике ведомство хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 2022 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе хезмәткәрләре очрашуы оештырылды. Чара барышында 6 нчы номерлы «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» озак сроклы максатчан ярдәмче программасын тормышка ашыру тикшерелде.

2022 елда ике ведомство хезмәткәрләре бергәләп кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен төрле профилактик чаралар үткәрделәр. Һәр оешма мөстәкыйль рәвештә бик күп эш башкарды. Чарада катнашучылар 2022 елгы эшчәнлек нәтиҗәләрен әйттеләр, кулланучылар хокукларын яклау системасын алга таба камилләштерү мәсьәләләрендә бердәм алымнар эшләделәр. 2023 елга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм Европа сыйфат атнасы кысаларында чаралар уздыру чорында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнеш мәсьәләләре буенча Кулланучылар белеме буенча уртак эш билгеләнде. Киләсе елда муниципаль районнарның сайтларында кулланучылар белеме һәм гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат урнаштыруга аерым игътибар биреләчәк.

Ике ведомство хезмәткәрләренең бердәм эше ведомство карамагындагы районнарда кулланучылар мәнфәгатьләрен комплекслы якларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International