2023 елның 1 гыйнварыннан аракыга минималь ваклап сату бәясе - 0,5 литр өчен – 281 сумга кадәр, шул ук күләмдәге коньяк өчен 517 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган РФ Финанс министрлыгы боерыгында әйтелә.
Узган ел аракының минималь ваклап сату бәясе - 0,5 литр өчен 261 сум иде, бренди - 348 сум, коньяк - 480 сум тәшкил итә иде.
Боерык нигезендә, брендиның минималь сату бәясе 0,5 литр өчен 270 сумнан 289 сумга, күпләп сату бәясе - 284 сумнан 304 сумга, коньяк - 371 сумнан 397 сумга, күпләп сату бәясе 391 сумнан 419 сумга кадәр күтәрелә. 2023 елдан җитештерүчеләрнең аракыга минималь сату бәясе 229 сум дәрәҗәсендә тәкъдим ителә, узган елгы 214 сумга каршы, күпләп сату бәясе - 238 сум.
Алкогольгә минималь бәяләр финанс министрлыгы тарафыннан 2009 елдан күләгәле производствога каршы көрәш максатларында билгеләнә.