Салкыннарда битнее саклау өчен дөрес косметиканы ничек сайларга

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Температура үзгәрү, кискен җил, салкыннар, биналарда коры һава - кышкы чор бит тиресе өчен кырыс.

Салкынның мондый тискәре йогынтысын кисәтергә тиешле косметик продуктлар белән тирене дөрес карау ярдәм итәчәк.

Кышкы көндезге крем составында, барыннан да элек, үсемлек майлары һәм витаминнар булырга тиеш.

Үсемлек майлары тире өслегендә саклагыч пленка ясыйлар һәм шулай итеп аны артык дым югалтудан саклый. А витаминнары бу чорда тиренең өстәмә туклануын тәэмин итә.

Сатучы әлеге продукцияне сатканда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм ТР ТС 009/2011 «Парфюмерия-косметика продукциясе иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник Регламенты таләпләрен үтәргә тиеш.

Онытмагыз, парфюмерия-косметика продукциясе турында барлык кирәкле мәгълүмат, визуаль һәм уңайлы формада, товарны дөрес сайларга булышу өчен, кулланучыга сатучы тарафыннан үз вакытында күрсәтелергә тиеш.

Парфюмерия-косметика товарларын тәкъдим иткәндә, целлофан төргәге яки фирма тасмасы белән төргәкләгәндә сатып алучыга пакетның эчтәлеген целлофан яки фирма тасмасын алып тикшерергә тәкъдим ителергә тиеш.

Косметиканы сайлаганда эшләнмәнең куллану үзенчәлекләренә карата сак булырга кирәк, чөнки кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 25 статьясында каралган тиешле сыйфаттагы товарны алыштыру хокукы РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары нигезендә парфюмерия-косметика продукциясенә кагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International