2023 елның 11 гыйнварында Балтач муниципаль районы Норма авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр, анда Норма авыл җирлеге башлыгы да катнашты.
Очрашу барышында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре тикшерелде. Барлык сорауларга да территориаль орган компетенциясе чикләрендә җаваплар алынды.
Катнашучылар оештыручыларга үткәрелгән кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.