Кукмара районының Юмь авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елның 11 гыйнварында Кукмара районы Иске Юмья авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге эксперты Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле ситуацияләрдә аларны чишү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде, чара барышында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм мәгълүмати буклетлар таратылды.

Авыл җирлеге белгечләре, шулай ук авыл гражданнары әлеге чараны оештырган һәм уздырган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә рәхмәт белдерделәр – алар гражданнарга халыкның куллану белемен арттырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International