Кузайкино авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итүне оештырдылар

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

13 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, Кузайкино авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Орлова катнашында авыл торак пунктларында җирле халыкка ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрделәр.

Чарада кабул итүгә килгән җирле халык, җирле үзидарә органы белгечләре дә катнашты. Күчмә кабул итүләрне оештыру максаты булып гражданнар тәкъдимнәрен һәм гаризаларын, мөрәҗәгатьләрен беренчел алганда оператив җавап бирүне тәэмин итү, мөрәҗәгать итүчеләрнең проблемаларын максималь кыска вакытта хәл итү һәм Кузайкино авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хокукый проблемаларын хәл итү юлларын аңлату тора.

Җирле җитештерелгән алкогольле продукциясен, шул исәптән «Белый кремль» сырасын ваклап сату күләмнәре буенча вәзгыять тикшерелде. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар, агуланулар һәм суррогат алкоголь куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Белгечләр Кузайкино урта мәктәбендә булды, анда 9 сыйныфка кадәрге балалар укый. Әлеге мәктәптә 20 елдан артык эшләүче тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Вотякова укучыларны кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасына әзерли.  Аның укучылары ел саен сынау этапларын узалар, сочинение язалар. Әлегә алар Олимпиаданың йомгаклау этабына чыга алмады, әмма уңышка омтылалар.

Ике кибеттә мониторинг үткәрелде, алар җирле халыкны азык-төлек белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International