2023 елның 18 гыйнварында Әтнә муниципаль районы Ишкол авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров алып барды.
Кабул итү кысаларында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга консультацион ярдәм күрсәтелде. Халык кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты эше турында әйтелде. Гражданнарның «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булуы турындагы мәсьәләләр кузгатылды.