2023 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре базарларында сөт сайлау мәсьәләсе буенча халыкка анкеталау үткәрелде.
Сөт - тормышның беренче көннәреннән үк безне озата килүче продукт. Сөт һәм сөт продуктлары туклану кыйммәтенә ия, протеин, май, витаминнар һәм минераллар (кальций һәм фосфор) чыганагы булып тора.
Сораштырудан күренгәнчә, сөт сайлауга продуктның яхшы тәме һәм аның бәясе тәэсир итә. Респондентларның күпчелеге (63%) сөтне атнага бер тапкыр, 25% - атнага 2 тапкыр, 12% - көн саен сатып ала. Сораштырылган халыкның төп массасы (63%) сөтне 40 сумнан һәм аннан да кыйммәтрәк булган бәядән сатып ала, респондентларның 37% ы 30 сумнан 40 сумга кадәр булган интервалда продукция сатып ала. Халыкның 3,2 процент майлылыктагы сөткә өстенлек бирә, бу хакта 50% респондент хәбәр итте, 38% кайнатылган сөтне сайлый, 12% авыл сөтен өстен күрә. Шул ук вакытта респондентларның 63% ы сөт продукциясен супермаркетларда, 25% ы – кибетләрдә, 13% ы базарларда сатып ала.
Кулланучылар сатып алынган продукцияне мөстәкыйль продукт буларак куллана, бу хакта респондентларның 53% белдерде, шул ук вакытта сораштырылган халыкның 47% ы сөтне чәй яки кофе белән куллана.
Анкета нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халык нигездә республика җитештерүчеләре продукциясен сатып ала, кулланучылар җирле товарларның натураль һәм тәмлерәк булуын, товарның бәясе аның сыйфатына туры килә дип саный. Товар сайлаганда, халык, беренче чиратта, товарның яхшы тәм сыйфатларына игътибар итә һәм конкрет җитештерүчегә өстенлек бирә.
Сыйфатлы сөт продуктлары сатып алыгыз, сәламәтлегегезне саклагыз!