Кулланучылар арасында анкеталау үткәрелде

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

2023 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында халык арасында «Нинди кофе сайлыйсыз?» дигән темага сораштыру үткәрде.

Кофе – җир шарында иң борынгы һәм популяр эчемлекләрнең берсе. Һәр халык диярлек аның белән танышу тарихын саклый, ләкин кофеның төгәл килеп чыгышы һәм аның дөньякүләм данга беренче адымнары нинди булганы турында әле аз билгеле.

Бу турыда бик күп теорияләр бар. Танылган Италия сәяхәтчесе Пьетро де Валле кофе эчемлеге куллану традициясе Троян сугышы вакытына кадәр үк барлыкка килгән дип раслый. Гомер үзенең «Одиссейында»  Елена кофе белән шәраб кушылган эчемлекне ачудан һәм кайгы-хәсрәттән котылу өчен кулланган дип сөйли. XVIII гасырда ук кофе дару чарасы буларак кабул ителә башлый, өстәвенә Банезиус трактатында аның дәвалау үзлекләре табылган диелгән.

Арабика, робуста, либерика... бу сүзләр кофе җанатарының колакларын иркәли. Кулланучылар нинди кофе сайлыйлар, һәм сатып алганда нинди критерийлар мөһим роль уйный соң?

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, якынча 40% кулланучы бөтенләй кофе сатып алмый. Респондентларның һәр дүртенчесе ким дигәндә ике айга бер тапкыр кофе сатып ала. Тагын 14% кофе сатып ала һәм ике айга бер тапкырдан азрак эчә.

Күпчелек кофе кулланучылар (80%) бу эчемлекне үзләре өчен айга 1-2 тапкыр сатып алалар. Шул ук вакытта, уртача, кофе кулланучылар көненә ике стакан эчемлек эчәләр.

Респондентларның дүрттән өч өлеше «традицион» ваклап сатуда – универсамнарда, супермаркетларда, азык-төлек кибетләрендә һәм базарларда кофе сатып ала. Гипермаркетларда кофе сатып алучы кулланучыларның шактый зур өлешен билгеләп үтәргә кирәк – ул 33% тәшкил итә. Кулланучыларның чагыштырмача зур өлеше - 12% - махсус кибетләрдә яки махсус кибет бүлекләрендә кофе сатып ала.

Респондентларның күпчелеге өчен кофе сайлауда төп факторлар - тәм, бәя, бренд, төрү күләме/дизайны һәм җитештерүче ил.

Өч кулланучының икесе кофены шикәр белән эчәргә яраталар. Якынча 40% сөтле белән кофены өстен күрә. Сораштырылганнарның 59% ы эри торган кофе, 41% табигый кофе эчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International