Белгечләр Ветераннар өчен пансионатта

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Яңа 2023 ел җитте, профилактик максатларда үткәрелә торган эш көчәя бара. Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» МАУда ял итүчеләр белән яңа очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан үткәрелде. 2023 елның беренче очрашуын белгечләр кабатлаудан башларга карар кылдылар: ял итүчеләргә – Яр Чаллы шәһәре, Тукай районы халкына финанс грамоталылыгы турында сөйләделәр, искә төшерделәр.

Банк картасы: үзеңне һәм финансларыңны ничек сакларга:

- PIN-кодны яттан өйрәнегез, әгәр дә хәтергә өмет юк икән, аны язып куегыз, ләкин картадан аерым саклагыз;

- өченче затларга PIN-кодны, шулай ук аның гамәлдә булу вакытын һәм ул кемгә теркәлгәнлеген хәбәр итмәгез;

- онлайн кибеттә түләү өчен хезмәт хакы карталарын кулланмагыз;

- банк офислары эчендә яки видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган урыннарда урнашкан банкоматларны сайлагыз;

- банкоматларның шикле модельләрен кулланмагыз. Терминалга картаны куйганчы, аны игътибар белән тикшерегез;

- клавиатураны кулыгыз белән капларга һәм аеруча кызыксынучы иптәшләрне бераз китеп торырга сорарга оялмагыз;

- әгәр дә сез картагызны югалтсагыз, шулай ук өченче затлар аның реквизитларын белгән дип уйларга нигез булса, шунда ук банкка мөрәҗәгать итегез һәм картаны блоклагыз. Банкның телефон номеры терминалда күрсәтелергә тиеш.

Ял итүчеләргә шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре аңлатылды. Тыңлаучыларның кулланучылар базары өлкәсенә, кулланучылар буларак аларның хокукларын бозуга кагылышлы сорауларына квалификацияле җаваплар бирелде.

Чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International