Социаль әһәмияткә ия товарларга мониторинг уздырылды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы Карарын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 19 июлендәге 574 номерлы карары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә республиканың эчке базарында товарлар бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрү функциясе йөкләнде.

Әлеге функцияне үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе атна саен ваклап сату бәяләрен мониторинглау буенча мәгълүмат әзерли, шул исәптән республика шәһәрләре һәм районнары базарларында сатыла торган куллану кәрҗиненә керүче 24 исемдәге азык-төлек товарлары.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләргә атналык мониторинг уздырганда бер үк вакытта сәүдә объектлары хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны кулланучылар хокуклары һәм аларны яклауны җайга сала торган законнар турында халыкка мәгълүмат җиткерү максатында профилактик чаралар белән колачлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International