Семиозерка авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Семиозерка авыл җирлеге халкы белән очрашты.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында сөйләштеләр.

Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә чишү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

Шулай ук күчмә чара кысаларында әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар уздырылды.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International