Әтнә районында, шәхси эшмәкәр Р. Г. Габдрахманованың сәүдә объектында 24 исемдәге продукциянең бәяләренә мониторинг уздыру вакытында кибет сатучылары өчен сәүдә кагыйдәләре аңлатылды.
Сатучыга товарларны сатуга әзерләү тәртибе аңлатылды: товарның атамаларын, сортлылыгын, бәяләрен, төргәкләү торышын һәм маркировкалауның дөреслеген тикшерү; товарның тышкы кыяфәтен карау, продуктларны саклау срокларын һәм шартларын үтәү, җиһазларның, инвентарь һәм инструментның яраклылыгын һәм төзеклеген тикшерү, үлчәүләрне билгеләү; товар турында кирәкле мәгълүматның рус телендә булуы, шулай ук дөрес рәсмиләштерелгән бәяләрнең булуы, товар күршелеген саклау һ. б.