Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре атна саен социаль әһәмияткә ия булган беренче кирәкле азык-төлек товарларына, федераль челтәрләр кибетләрендә һәм Алабуга муниципаль районының челтәр булмаган кибетләрендә бәяләр үзгәрүенә мониторинг үткәрә.
Бер үк вакытта сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен профилактик чаралар да үткәрелә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нормаларын аңлатып, шулай ук ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары нигезендә карап тикшерәләр.