«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 елдагы 248-ФЗ номерлы Федераль Законның 47 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2022 елда алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең хокук куллану практикасы турында йомгаклау доклады проекты турында халык алдында фикер алыша (алга таба – 2022 елга йомгаклау доклады проекты).
2022 ел өчен йомгаклау доклады проектына тәкъдим һәм искәрмәләрне халык алдында фикер алышу кысаларында Татарстан Республикасы РСМЭВ аша яисә электрон почта адресына 2023 елның 15 февраленә кадәр язма рәвештә җибәрергә мөмкин: Timur.Arslanov@tatar.ru.
Телефон: +7 (843) 278-92-09
2022 ел өчен йомгаклау доклады проекты Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган (https://gosalcogol.tatarstan.ru/obobshchenie-pravoprimenitelnoy-praktiki.htm).