Алексеевск район мәдәният йортында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары Советы киңәшмәсе узды, аның кысаларында хәләл ысул белән әзерләнгән азык-төлеккә күргәзмә-дегустация уздырылды.
«Хәләл» билгесе булган продуктлар елдан-ел популярлаша бара. Аларны хәзер мөселманнар гына түгел, гади сатып алучылар да сайлый.
Күргәзмәдә үз продукцияләрен Алексеевск һәм Әлки районнары кооператорлары тәкъдим итте. Кунакларга үз технологияләре буенча әзерләнгән искиткеч ризыклар тәкъдим иттеләр.
Күргәзмәнең максатларының берсе - хәләл продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, намуслы конкуренцияне үстерү һәм сәүдәдә техник киртәләрне бетерү, шулай ук продукцияне халык арасында популярлаштыру.
Чарада катнашучылар тәкъдим ителгән продукцияне югары бәяләделәр, киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән резолюциядә хәләл азык-төлек продуктларын Республика балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә китерүне җайга салырга тәкъдим ителде.