Арча районының Урта Курса авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү узды

2023 елның 10 феврале, җомга

Расланган график нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Арча муниципаль районының Урта Курса авылында гражданнарны территориаль орган компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча кабул итте.

Кулланучыларга дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмашу мәсьәләләрен хәл иткәндә якларның дәгъваларын, хокукларын һәм бурычларын карау срокларына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Гражданнарны кабул итүдә катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе турында мәгълүмат җиткерелде.

Гражданнарның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән брошюралар, буклетлардан торган басма продукция белән танышу мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International