Арча шәһәре мәдәният йортында җирле товар җитештерүчеләр продукциясенең күргәзмә-дегустациясе узды. Мондый күргәзмә-дегустация район халкы өчен генә түгел, сәүдә бизнесы һәм товар җитештерүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен дә менә дигән файдалы чара.
Күргәзмә барышында һәркем җирле җитештерүчеләрнең товарлары ассортименты белән таныша һәм теге яки бу продуктны татып карый алды. Ел саен әлеге күргәзмә тагын да матуррак һәм кызыклырак итеп оештырыла. Кулланучылар игътибарына бал продукциясе, сөт продуктлары, алкогольсез эчемлекләр, кондитер, он әйберләре, казылык эшләнмәләре һ.б. тәкъдим ителде. Әлеге чараны уздыру барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималның табигый булуы, сыйфаты, яңалыгы турында аңлаттылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән дегустацияләр нәтиҗәләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар таратылды.