Алексеевск ш.т.б. район мәдәният йортында җирле җитештерелгән товарлар күргәзмәсе узды.
Күргәзмә ел саен үткәрелә һәм бизнес-структуралар вәкилләрен, ашлык эшкәртү, терлекчелек, җитештерү тармаклары фермерларын җыя һәм Алексеевск азык-төлек һәм җитештерү индустриясе үсешенең мөһим векторы булып тора.
Күргәзмәдә «Эдем» ҖЧҖ, Алексеевск сәнгать туку фабрикасы, Алексеевск райпосы, Алексеевск керамикасы, Алексеевск сөт заводы, кооперативлар һәм фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Арча шәһәре мәдәният йортында җирле товар җитештерүчеләр продукциясенең күргәзмә-дегустациясе узды. Мондый күргәзмә-дегустация район халкы өчен генә түгел, сәүдә бизнесы һәм товар җитештерүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен дә менә дигән файдалы чара.