Дөбъяз авыл җирлегендә куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү турында

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

2023 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлегендә халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында сүз сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында да барды.

Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алу яки сыйфатсыз хезмәт күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товар җитешсезлекләренә карата таләпләр кую вакыты, сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе һәм башкалар аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International